Язгы көн ел туйдыра
Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, “Алан” акционерлык җәмгыяте кырларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Бер уңайдан ул язгы кыр эшләре барышында ярыш шартлары нигезендә соңгы җиде көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән игенче - механизатор Дмитрий Варламовка тәүге акчалата кызыксындыру премиясе сертификатын тапшырды. Шунысы игътибарга лаек, акчалата кызыксындыру премияләре һәм Теләче муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатлары җиңүче игенче - механизаторларга тантаналы шартларда Теләче Сабантуенда тапшырылачак.

-
Быел яз бераз соңарды. Шуңа да карамастан, кырларда тракторлар гөрелтесе өзелми. Көннәр җылы тора, туфракта дым да җитәрлек, җирнең килеше дә начар түгел. Әлегедәй уңайлы шартларда язгы кыр эшләрен кыска срокта, югары сыйфат белән башкарып чыгу зарур. “Яз чәчсәң, сазга чәч” диелә халкыбыз әйтемендә, - дип белдерде җитәкчеләр, белгечләр һәм игенче - механизаторлар белән җанлы әңгәмә корганда муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин.
Агымдагы елда район буенча 41127 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарып чыгу планлаштырыла. Шуның 23721 гектарын бөртекле - кузаклы культуралар тәшкил итә. Бу көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте, “Алан” акционерлык җәмгыяте һәм “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгы игенче - механизаторлары язгы кыр эшләренә ныклап тотындылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 4 майга алынган мәгълүматларга караганда, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте механизаторлары 1117 гектарда - сабан бодае, 1683 гектарда борчак культурасын чәчеп өлгергән инде.
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев