“Мәк” профилактик операциясе бара
Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтү, кыргый, наркотиклы үсемлекләрне юк итү һәм аларның үтеп керү юлларын ябу максатыннан ел саен республикада, шул исәптән районыбызда, “Мәк” профилактик операциясе үткәрелә.
Аның өченче этабы 8 сентябрдән 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, профилактик чараның беренче этабы - 6 июльдән 17 июльгә, икенче этабы - 5 августтан - 14 августка кадәр узган иде. Шунысы игътибарга лаек, бакчага ямь биреп торган мәк чәчәген үстергән өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Районда берничә кешенең әлегедәй кыңгыр эше өчен җинаять җаваплылыгына тартылганы булды. Баксаң, аны халык күзеннән читтә булган урыннарда, кеше яшәми торган йорт биләмәләренә чәчеп үстерүчеләр дә бар икән. Бу очракта берәү дә “белмәдем” дип җаваплылыктан котылып кала алмый. Мәкнең декоратив төрен үстерергә ярый. Ул шулай ук ашсу әзерләүдә, сәнәгать тармагында кулланыла. Ә составында наркотик һәм психотороп матдә булганын үстерү закон тарафыннан тыелган. Дөрес, моны күз белән генә карап, аерып булмый. Экспертиза ярдәмендә ачыклыйлар. Бакчада ун төпкә кадәр мәк табылса, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 1,5 маддәсе буенча, кешене 1500-4000 сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Мәкләр саны 200гә кадәр җитә икән, РФ Җинаятьләр Кодексының 231 маддәсе буенча, 300 мең сумга кадәр штраф яный, шулай ук ике елга иректән мәхрүм итү каралган. Бакчада мәк 200 төптән артса, 8 елга кадәр ирекне чикләүләре бар. Район биләмәсендә күпләп мәк, киндер үстерүчеләр турында хәбәрдәр булсагыз, кичекмәстән, район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлегенә 2 - 00 - 02 номерына шалтыратуыгыз сорала.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев