Мамадышта узган семинар - киңәшмәдә катнаштылар
Кичә Мамадыш районының Олыяз авылында авыл халкының эшлекле активлыгын артыру мәсьәләләре буенча зона семинар - киңәшмәсе үтте.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм башка министрлыктан вәкилләр, белгечләр катнашты. Район делегациясе дә, мамадышлыларның эш күрсәткечләре белән танышып, тәҗрибә туплады.

Олыяз авыл клубында үткән пленар өлештә республика бәйгеләрендә җиңүчеләр дә бүләкләнде. Мәсәлән,
«2025 елда Татарстан Республикасының Иң яхшы шәхси хуҗалыклары» номинациясендә җиңүчеләр:
Нигъмәтуллин Айрат Ханифович (Олы Тиләҗе)
Мараков Рамил Илдарханович (Теләче)
Хайруллина Марсиля Миннеахметовна (Олы Тиләҗе)
«2025 елда Татарстан Республикасының Иң яхшы крестьян фермер хуҗалыклары» арасында җиңүчеләр:
Фатихов Ильнур Мулланурович (Олы Мәтәскә)
Давлетшин Адель Маратович (Максабаш)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев