Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Маскировка челтәрләре үрү буенча остаханә оештырдылар

«Үзебезнекеләргә булышабыз!» - кичә шундый девиз астында Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре маскировка челтәрләре үрү буенча остаханә оештырдылар.

Әлеге остаханә, балалар бакчасы базасында, даими рәвештә эшен дәвам итәчәк. Бу эш махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәүче егетләргә ярдәм итү максатыннан башкарыла.

Маскировка челтәрләре һәм үрү өчен материал ике яклы спанбонд - шулай ук шушы изге максат белән сатып алынган.

- Маскировка челтәрен үрү техникасы, үзләштерүдә катлаулы булмаса да, тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Әлеге хезмәтебезне бу ятьмәләрнең ышанычлы ышык урынга әвереләчәгенә, яклаучыларыбызның кыйммәтле гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәгенә ышанып башкарабыз, – диде балалар бакчасы кызлары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев