Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Матбугат очрашуында

6 март көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конференцияләр залында Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе матбугат очрашуы үткәрелде.

Чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, федерация җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров, танылган эшмәкәр, Казан шәһәре көрәш федерациясе җитәкчесе Расих Габдрахманов, Татарстан Республикасы Билбау көрәше федерациясе җитәкчесе Хәбир Сабиров катнашты һәм чыгыш ясады. Очрашуда алар журналистларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр, республикада, илдә-көндә татар көрәшенең үсеш переспективалары турында сөйләштеләр.

Соңыннан, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе тарафыннан аграр министрлык ашханәсендә Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашында федерация әгъзалары һәм журналистлар өчен Ифтар мәҗлесе үткәрелде. 

Сүз уңаненнан.  8 март көнне Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе җитәкчесе, Рөстәм Кәлимуллин районыбызда булып, көрәш түгәрәгенә йөрүче укучылар белән очрашты, алар белән җылы әңгәмә корды.

Фәнил Гаязов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев