Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү хәерлерәк
1 апрель көнне бертөркем районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр “Россельхозцентр”ның район бхлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов җитәкчелегендә Мөслим районында урнашкан “Агромастер” җитештерү компаниясендә булып, аның бүгенге эшчәнлеге, биредә җитештерелә торган продукция ассортименты белән танышып кайттылар.
Райондашларыбызны җитештерү компаниясенең генераль директоры Илгиз Исламов һәм аның кул астында эшләүче белгечләр каршы алды һәм соңгы цехка кадәр озатып йөрделәр.
Түбәндәге фоторәсемнәрдә җитештерү компаниясендә булган йөреш вакытын күрәсез. Исегезгә төшерәбез, биредә бишенче класслы Т - 360 маркалы тракторлар, чәчү комплексларының, культиваторларның, җир йомшарткычларның һәм үзбушаткычлы арбаларның бихисап күп төре җитештерелә. Җитештерү компаниясе турында тулырак Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев