Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Монлы сазым» бәйгесендә балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңү яулады!

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган Арча муниципаль районы «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениясе «Казан арты» тарих-этнографик музее оештырган «Монлы сазым» районара әдәби-музыкаль бәйгесе кысаларында узган «Г.Тукай һәм аның иҗаты рәсемнәрдә» номинациясендә безнең балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгать бүлеге укучылары зур уңышларга ирештеләр.

- Фасхиева Саида –I урын яулады;

- Гилязова Фируза – II урын белән бүләкләнде;

- Егорова Диана – бәйгедә актив катнашкан өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Без барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Укытучы Калжанова Илсөя Нәзир кызына зур рәхмәт белдерәбез! Аларның тырышлыгы, сәләтләре һәм тугрылыгы безнең яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев