Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Нәниләр бергәләшеп «Май чабу» бәйрәменә чыктылар

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында милли бәйрәмнәр еш үтә. Бу юлы нәниләр бергәләшеп «Май чабу» бәйрәменә чыктылар.

Алар саф һавада рәхәтләнеп төрле халык уеннарында катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан тәмле коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмгә тагын да ямь өстәп кояш та җылы нурларын сипте, һава да яз исе белән тулган иде. 
- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтү мөһим роль уйный. Балалар милләтара дуслыкны, бердәмлекне күреп, аңлап үсәргә тиеш, - ди бакча мөдире Алисә Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев