Өченче номерлы балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, традицион спорт чаралары узды.
Ватанны саклаучылар көне балаларда патриотлык хисе, сугышчыларга хөрмәт, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә катнашлык тәрбияли. Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендәге балалар әтиләре белән бергә бөтен көчләрен, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Кызыклы сайланган биремнәр иң оялчан балаларны да, иң җитди олыларны да битараф калдырмады. Барысы да спорт эстафеталарында актив катнаштылар. Ахырдан балалар үзләренең кадерле әтиләренә үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев