«Кечкенә пассажир - зур җаваплылык» социаль раунды кысаларында Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең ЮИД отряды укучылары башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде.
Юидолылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр, укучылар өчен кызыклы табышмаклар уйлап таптылар,мультфильм геройлары белән бергә юлларда бозлавык һәм кар яуганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Нет комментариев