Олы Мишә мәктәбендә  язгы чәршәмбе өмәсе узды
Район яңалыклары

Олы Мишә мәктәбендә язгы чәршәмбе өмәсе узды

Яз - чисталык вакыты. Шул уңайдан, Олы Мишә мәктәбендә традицион язгы чәршәмбе өмәсе узды.

Өмәдә балык мәктәп коллективы катнашты – алар тырма, себерке  белән коралланып, тирә-юньне тәртипкә китерделәр, узган елгы яфракларны җыйдылар, юлларны себерделәр һәм кыш буена җыелган чүп-чарны җыештырдылар.

- Уртак хезмәт мәктәп ишегалдын гына түгел, барлык катнашучыларның да кәефен күтәрде, – дип хәбәр иттеләр әлеге мәктәптән. 


Нет комментариев