Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Оркыя әбигә - 100 яшь

Бүген Теләче авылында яшәүче Оркыя Сәгыйрь кызы Вафинага 100 яшь тулды.

Юбилярны олугъ юбилее белән Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин котлады.

Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Динар Гыйниятуллин, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раил Мараков һәм юбилярның кызы Асия, килене Зоя ханымнар катнашты.

Очрашу барышында Оркыя Сәгыйрь кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллинның Тәбрикләү хатлары, бүләкләр һәм күтәнәчләр тапшырылды. 

Оркыя әби бүген өлкән кызы Асия ханым тәрбиясендә яши. Алар тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Тимергали ага белән бер кыз, өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Оркыя әбинең җиде оныгы, дүрт оныкчыгы бар.

Бер гасырлык туган көнен билгеләп үтүче Оркыя әби турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев