Искә алдылар
16 ноябрь - Юл - транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне. Әлеге уңайдан бүген Теләче мәдәният йорты каршындагы Мәңгелек ут янәшәсендә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алу һәм мәрхүмнәрнең якты рухына шәмнәр кую чарасы үткәрелде.
Тәрбияви чарада юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Салават Каюмов, “Юл хәрәкәте иимнлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова һәм Иске Җөри урта мәктәбенең “Яшь юл инспекторлары” отряды, “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары (җитәкчеләре - Наилә Бәдриева) катнашты.
Бу көннең максаты - юл - транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашудан, шулай ук дәүләтләргә тагын бер тапкыр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә кирәклеген искә төшерүдән гыйбарәт.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә 1 миллион 200 мең кеше гомере өзелә. Тагын 20 - 50 миллион кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте ала. Юл һәлкәтләрендә үлүчеләрнең 50 процентыннан артыгына - 15 - 44 яшь.
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев