Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 25 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге игенче - механизаторлар соңгы биш көндә язгы кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Тырмалауда:

беренче урында - Рамил Вакыйф улы Кәримов белән Рөстәм Мөхәммәтгали улы Сәйфетдинов - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;

икенче урында - Айнур Рафаэль улы Гайнетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән;

икенче урында - Диләрис Илгизәр улы Мөбәрәкҗанов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән;

 

Гади чәчечләр белән чәчүдә:

беренче урында - Илнур Габделмәннән улы Шәрипов - “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан;;

икенче урында - Васил Шәяхмәт улы Вәлиев  - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан.

 

Чәчү комплекслары белән чәчүдә:

беренче урында - Нияз Гомәр улы Тимербаев- җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;

икенче урында - Динар Нурзалин улы Гайнуллин - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән.

 

Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте  игенче - механизаторы - Нияз Гомәр улы Тимербаев  иң күп нормо-смена эш башкаручы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты  белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев