Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Профилактик куркынычсызлык дәресе үткәрелде

Теләче муниципаль районында «Сабантуй-2026» бәйрәме һәм «Аттракцион һәм батутларда имгәнүләрсез күңел ачабыз» темасына профилактик куркынычсызлык дәресе үткәрелде .

6 июнь  – Сабан туе бәйрәме көнне, районда  барлыгы 8 аттракцион, 5 аттракцион - кабартылган таулар һәм трамплиннар һәм 3 аттракцион - RB-4 потенциаль биомеханик куркынычы дәрәҗәсе булган карусельләр урнаштырылды һәм тикшерелде. Хокук бозу очраклары булмады.

Бу көнне «Аттракцион һәм батутларда имгәнүләрсез күңел ачабыз» программасы кысаларында профилактик чара үткәрелде, анда аттракционнарны һәм батутлы комплексларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен ачып күрсәтә торган тематик  мультфильм күрсәтелде. Профилактик чарада әти-әниләр, балалар кызыксындырган сорауларын бирделәр, аттракционнарда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструкцияләр таратылды һәм киңәшләр бирелде.

                                                         

Профилактик чара үткәрүнең максаты - балаларның имгәнүен булдырмау һәм яшь гражданнарның ялы өчен куркынычсыз мөхит тудыру тора. Аттракцион һәм батут хуҗалары (эксплуатантлар) белән хокук бозуларны булдырмау турында әңгәмә үткәрелде, ил буенча булган һәлакәтләр һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматлар җиткерелде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев