Районда чисталык икеайлыгы башлана
Әйләнә-тирәбездә тәртип һәм чисталык булдыру бары тик үзебезнең кулда. Сораулар булса Теләче муниципаль районының Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел.: (84360) 2-11-83. E-mail: Telache@tatar.ru.
Муниципаль районның авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм аларда тәртип, чисталык урнаштыру максатыннан, авыл биләмәләрен санитар карау кагыйдәләре кабул ителгән. Аларда төзекләндерү өлкәсендә бердәм таләпләр куелган, торак пунктлар, шул исәптән биналар, корылмалар, биләмәләрен җыештыру тәртибе билгеләнгән. Кагыйдәләрне бозуда гаеплеләр Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев