Районда «Җиңү»-бөек сүз» дип исемләнгән I Республика фәнни - гамәли конференциясе үткәрелде
Кичә Теләче урта мәктәбе базасында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара кунакханә менеджменты һәм туризм институты укытучылары белән берлектә «Җиңү»-бөек сүз» дип исемләнгән I Республика фәнни - гамәли конференциясе үткәрелде.
Конференциядә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты.

Биредә Теләче, Саба, Арча муниципаль районнарыннан 7-11 сыйныф укучылары катнашты.



Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конференция тәмамланганнан соң 8-11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эше үткәрелде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев