Районда “Каешыңны куй!” чарасы бара
Район яңалыклары

Районда “Каешыңны куй!” чарасы бара

Профилактик чара 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пунктында каралганча, транспорт белән идарә  итүче дә, аның пассажирлары да саклык каешы беллән эләктерелгән булырга тиеш.  Кагыйдә бозу очракларын автоинспекторлар гына түгел,  фотовидеофиксаторлар да терки. Кагыйдә бозучыларны административ җаваплылыкка тарту каралган.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен берсүзсез төгәл үтәү кирәклеген искә төшерә һәмйөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә  юлларда сак игътибарлы булырга чакыра! 

 


Нет комментариев