Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән бүләкләнде

Озак еллар дәвамында Татарстан Республикасында физкультура һәм спортны үстерүдә керткән зур өлеше, куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең төбәк әгъзасы, Казан шәһәре Көрәш федерациясе Рәисе, танылган эшмәкәр, якташыбыз Расих Әхмәт кулы Габдрахманов Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән бүләкләнде.

Бүләкне иясенә 14-15 февраль көннәрендә Казанның “Ак барс” Көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил призына “Ватаным татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш ярышларын ябу тантанасында Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең шәрәфле Рәисе Марат Әхмәтов һәм федерациянең хәзерге рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин тапшырды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев