Рейдлар дәвам итә
Район яңалыклары

Рейдлар дәвам итә

25 май көнне Теләче районының административ комиссиясе тарафыннан рейд үткәрелде. Рейд барышында капка төпләрендә 15 сантиметрдан югары ускән үлән буенча 5 административ беркетмә төзелде.

Теләче авылы жирлегенең төзекләндеру кодексынын 3.6 мәддәсе нигезендә, үләннәрнең 15 сантиметрдан югары үсүе тыела. Алга таба да бу юнәлештә эш алып барылачак, капка төпләрен чиста тотып, үскән үләннәрне чабып тору мәҗбүри. Шулай ук авыш, җимерек, буявы уңган коймаларны төзек хәлгә китереп, буяп куюыгыз да сорала.

Район Административ комиссиясе.


Нет комментариев