Сабантуйлар башка инде хәзер...
Якташыбыз Сиренә Гатиятова шигыре.
Сабантуй да узып китте инде,
Шунда йөри күңел, бүген дә.
Ничә җирдә булдым - төрле хисләр,
Һәм моңсулык калды, күңелдә.
Сабантуйлар башка инде хәзер -
Элеккечә түгел - үзгәргән.
Ак яулыклы әбиләрне эзләп,
Яшь тә тамып алды, күзләрдән.
Күлмәклеләр бик аз- чалбарлылар...
Үзе бала кебек әниләр,
Җилфердәгән яулыклылар түгел,
Чәч ясаткан япь- яшь әбиләр...
Ә авылда рәхәт! Еламсырап,
Мәйдан читен кат - кат күзләдем.
Гади генә ситса күлмәк кигән,
Әниемне ,әллә эзләдем?..
Гармун тартып , җырлап басып торган
Әти яшьтәшләрен тапмадым.
Җәймә җәеп , туганнарны җыеп,
Чәйләүчеләр эзләп, атладым...
Искә төште , әти - әниләрнең
Ашамлыклар төяп , төшкәне.
Бу бәйрәмгә килгәч,, һәркемне дә
Сагындырадыр ул ,үткәне...
Озын чират булып тезелүче,
Көрәшчеләр саны кимегән.
Төнгә хәтле бармый инде көрәш,
Сәбәпләрен аның кем белгән?
Уеннар да ,бүләкләр дә бүтән
Җырлаучы да читтән килүче.
Бик күп хәзер,яхшы җырчы сайлап,
Чит авылда бәйрәм итүче.
Башка иде , бәйрәм,башка иде-
Гадилектә иде матурлык.
Үзе хезмәт куеп , бүләк алса
Менә кайда иде батырлык!
Лимонадлы бәйрәм юк шул инде,
Ул -безнеке! Калды үткәндә.
Искә алган мизгеле дә шифа,
Гомер көзләренә җиткәндә.
7.06.2026 Сиренә Гатиятова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев