Сабрина  120 мең сумлык грантка ия булды
Район яңалыклары

Сабрина 120 мең сумлык грантка ия булды

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Сабрина Сабирова 120 мең сумлык грантка ия булды.

«Безнең яшь тәрбиячебез» бәйгесе быел беренче тапкыр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды. Аның максаты – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының иң перспектив яшь педагогларын ачыклау. Бәйге нәтиҗәләре буенча Сабрина Маратовнага 120 000 сум күләмендә грант биреләчәк.


Нет комментариев