«Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары Теләчедә кунакта
Бүген Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында район тәрбиячеләре, әти-әниләр алдында, «Салават күпере» журналы нигезендә балалар бакчаларында интерактив дәресләр үткәрү» темасы белән журналның баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева чыгыш ясады.
Ул балалар өчен нәшер ителүче журнал белән якыннан таныштырды, сәхифәләренә күзәтү ясады. «Салават күпере» журналының мульти-медиалы булуы, әкиятләр, акыллы уеннар һәм ябыштыргычлар белән баетылганы хакында ассызыклады.
Мондый очрашулар дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев