Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сарайларын яшен суккан

19 май көнне Үзәк бистәсендә бер хуҗалыкның сараен яшен суга.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге түбәндәгечә хәбәр итә:

2025 елның 19 маенда (20 сәгать 08 миннутта)  “Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГПСО ФПСО ГПС 7” 134-ПСЧнә Теләче районы, Үзәк бистәсендә сарай януы турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 84 кв.м мәйдандагы сарай тулысынча янып бетә. Янгыннан башка корылмаларга зыян килмәгән.  Янгын чыгуның сәбәбе булып сарайга яшен сугу була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев