Шәтке мәктәбе укучылары Каюм Насыйри исемендәге 23 нче Халыкара фәнни- тикшеренү укуларында катнашты
28 февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә, яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге 23 нче Халыкара фәнни- тикшеренү укулары булып узды.
Биредә Шәтке урта мәктәбе укучылары да катнашты.7 сыйныф укучысы Шамсутдинов Гадель " Минем якташларым - Ватанны саклаучылар" исемле проект эше белән чыгыш ясады һәм 2 урынга лаек булды. (җитәкчесе Кадыйрова С.В.) 11 сыйныф укучысы Ганиева Айзилә "Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче" дигән фәнни хезмәтен тәкъдим итте һәм 1 урын яулады.(җитәкчесе Ибраева Р.С.) Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев