Сауш мәктәбендә «Куркынычсызлык дәресе» узды
22 апрель көнне Сауш төп гөмуми белем бирү мәктәбендә «Мототранспорт чаралары» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде.
Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Ильфар Баев тарафыннан квадроцикллар белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында квадроцикл кебек техниканы куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар чаналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев