Су коенганда сак булыйк!
Тирәнлеге күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларга бөтенләй кермәвең хәерле.
Җәй җитте, су коену сезонына кердек. Су буйларында ял сәгатьләре хәвефсез үтсен өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәк иде, райондашлар!
Өшеп калтырый башлаганчы коенмагыз. Мондый халәттә көзән җыеру, тын бетү, аңны югалту куркынычы арта. Кояшта озак булганнан соң, суга кинәт керергә яки сикерергә ярамый. Тән салкынайгач, мускуллар кискен тартыла башлый һәм бу сулыш алуның тукталуына китерә. Җиһазланган пляж булмаса, коену өчен төбе комлы, ярлары текә булмаган урынны сайларга кирәк. Агым алып китсә, каршы торырга тырышмагыз. Аз-азлап кына ярга якыная барып, агым уңаена йөзәргә кирәк. Чоңгылга эләксәгез дә, югалып калмагыз. Тирән итеп сулап, үпкәләргә һаваны күбрәк тутырырга да суга чумарга һәм читкә таба көчле ыргылыш ясап, калкып чыгарга кирәк.
Суга баткан кешегә ярдәм итү:
Коткаручы суга батучы янына кулына нинди дә булса әйбер тотып, акрынлап кына якынайгач, суга батучы шул әйбергә тотынырга тиеш. Әгәр батучы янына йөзеп барырга туры килсә, куркынычны киметер өчен аның янына тәмам якын килеп бетмәгез. Бәлагә таручы аңсыз булса, аның башын су өстендә булырлык итеп күтәреп тотыгыз. Ярга чыккач, батучының авызын чистартырга. Аннан соң, үпкәләрдәге судан арындыру өчен, зыян күрүчене эче һәм йөзе белән аска каратып, бөкләнгән тезгә яткырырга, аркасына берничә тапкыр баскалап алырга. 1-2 минут дәвамында сулыш алмау үлемгә китерергә мөмкин. Пульс булмау, зурайган күз каралары - йөрәк туктауның беренче билгеләре. Мондый очракта кичекмәстән "авызга авыз" ясалма сулыш һәм йөрәккә туры булмаган массаж (күкрәк читлегенә 4-5 тапкыр кискен басып алып, бер тапкыр "авызга авыз" ясалма сулыш) ясарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев