«Сүзләр балкышы» район конкурсының зона туры башланды
Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 2025елның 25-августында игълан ителгән балалар һәм яшьләр арасында уза торган нәфис сүз осталарының «Сүзләр балкышы» район конкурсының зона туры , бүген 8-октябрь көнне , Олы Мәтәскә, Алан, Күкчә авылларында башланып китте.
Конкурсның максаты: туган телгә , туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, язучы, шагыйрләребезнең әсәрләрен тирәнтен өйрәнү, нәфис сүз осталарын барлау.
Башка еллардан үзгә буларак, быел әле сәхнәләрдә бик еш яңгырамаган шигырьләр, асәрләрдән өзекләр укылды. Шулай ук, сәнгатьле итеп укуга, әсәрләрнең үз яшьләренә туры килүенә, якташларыбыз иҗатына зур ихтибар бирелгән әлеге авылларда. Китапханәчеләребез, мәдәният хезмәткәрләре, укытучыларның бердәм булып конкурса җитди карап хәзерләнгәннәрен дә әйтеп узасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев