Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Светлана ханым җаваплы хезмәт башкара

Ачы авылында гомер итүче Тихонова Светлана Николаевна, 2019 елда төзекләндерелеп, кулланышка тапшырылган, “Нәүрүз” кооперативына караган Теләче сөт - май заводында лабораториядә лаборант булып эшли.

Хәер, 2019 елдан башлап кына эшли дип әйтү дөрес булмас. Биредә ул 1988 елдан бирле хезмәт куя.Нәкъ менә шул елда ул Казан ит комбинатында эшләп йөргән кыз күрше Ачы авылыннан булган шофер егет Николайга кияүгә чыга. Аңарчы Теләчедә туып-үскән кыз ит комбинатының укыту үзәге булган 49 нчы номерлы һөнәри училищеда да белем алырга өлгерә.

Элек-электән югары сыйфатлы һәм тәмле мае белән дан тоткан заводка аны эшкә шул чактагы директор Рим Галиев ала. Аннары, заводны Заһир Һадиев, Тәлгать Низамов җитәкли. Әлеге чорда Светлана сөт кабул итүче, мастер ярдәмчесе буларак та хезмәт куя. Хәзер исә ул эшкәртеләчәк сөтнең дә, сатуга чыгарылачак әзер продукциянең дә сыйфаты өчен бердәй җаваплы. Аның лабораториядәге хезмәте - кабул ителгән чималны антибиотикка, әчелеген, маен, аксымын, сомтатик күзәнәкләрен һәм иң мөһиме - чисталыгын тикшерүдән гыйбарәт. Әзер продукциягә дә таләпләр бик югары. Светлана Николаевнаның һәм аның хезмәттәшләренең  анализларыннан башка бер генә килограмм май да, сыр да сатуга чыгарылмый. Кыскасы, бик тә четрекле һәм җаваплы хезмәт башкара Светлана ханым. Моңа исә аның белеме дә, тәҗрибәсе җитәрлек. Коллективта ул әлегедәй ышаныч һәм абруйны үзенең намуслы һәм фидакарь хезмәте, һәр эшкә җаваплы каравы белән яулаган. Бу уңайдан ул:

- Дус-тату, бердәм коллективта эшлим. Эшемне яратып, теләп башкарам. Хезмәт хакларын вакытында бирәләр. Иң мөһиме - хезмәтеңне генә кызганмаска кирәк. Хөрмәт һәм ышаныч шуннан соң гына киләчәк, әлеге тәртипкә яшь хезмәттәшләребезне дә өйрәтәбез, - дип белдерде.

Тормыш иптәше Николай Викторич белән ала дус-тату гаиләдә ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген ике кызга биш оныклары бар.

Фәнил Нигьмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев