Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Табигать объектлары турында белемнәрен тирәнәйттеләр

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Гөлнара Абдурахманова , Рәшит Әхмәтҗанов һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк ТУ белгече Талия Хурамшина белән очрашу булды.

Алар табигать объектлары турында, туган як, биосферада кеше роле турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Табигатькә һәм экологик һәйкәлләргә сакчыл караш турында сөйләделәр. Орнитолог һөнәре һәм экологик даталар белән таныштырдылар.

Экологик конкурсларда катнашырга чакырдылар. Укучыларыбыз кунакларны «Кышлаучы кошлар» күргәзмәсе белән каршы алдылар.  Үзләре өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр, бик теләп ребуслар чишеп, табышмакларга җаваплар таптылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев