Табигатькә барганда үзебезне кунакка барган кебек хис итсәк иде
28 май көнне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт»дәүләт табигать тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында булдылар.
Әлеге очрашуның төп максаты- балаларның табигатебезне саклау, тирә-юнебезне чиста тоту, чупләрнең, төрле калдыкларның табигатькә зыяны турындагы белемнәрен ныгыту, камилләштерү.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче уртанчылар төркеме "Яшеллектә кунакта "дигән шөгыль аша табигатьне саклауның серләрен ачты. Килгән кунаклар " Табигать-безнең икенче өебез,аны чисталыкта тотыйк "дигән экологик чара үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев