Тәлгать Мөхәммәтшин: «Тальяныма 75 яшь...»
Район яңалыклары

Тәлгать Мөхәммәтшин: «Тальяныма 75 яшь...»

Бүген Орымширмә авылында гомер итүче Тәлгать абый Мөхәммәтшин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Аны туган көне белән туганнары һәм район җитәкчеләре тәбрикләде.

Тәлгать абыйның бала ~  чагы сугыш елларына туры килә, "сугыш беткән көнне бик яхшы хәтерлим" дип искә алды ул. Тормыш иптәше белән биш балага гомер биргәннәр ~ бүгенге көндә 11 оныгы, 6 оныкчыгы бар.



Гомер буе тальянын кулыннан төшермәгән,  авылда оста гармунчы булган Тәлгать абыйга ныклы  сәламәтлек телибез!

Зөлфия Ибраһимова.


Нет комментариев