Татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте
Район яңалыклары

Татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте

29-31 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте.

Биредә Теләче һәм Үзәк  урта мәктәпләреннән   5 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә, 6 сыйныф укучысы Фәләхиева Сәгыйдә һәм                  9 сыйныф укучылары Сәхабиева Гөлгенә, Фәләхиева Зөбәйдә призер булдылар! Укытучылары: Асадуллина Зөлфия Наил кызы, Гыйльфанова Алсу Мәгъсүм кызы, Сәлманова Гүзәлия Рафик кызы.

Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!


Нет комментариев