Тэг-регби буенча мәктәп лигасының муниципаль туры үтте
Район яңалыклары

Тэг-регби буенча мәктәп лигасының муниципаль туры үтте

20 март көнне «Батыр» спорт комплексында тэг-регби буенча мәктәп лигасының муниципаль туры үтте.

 

Анда район мәктәпләреннән 13 команда катнашты.

  1-2 сыйныфлар арасында 1 нче урынны Теләче урта мәктәбе командасы алды, 2 нче урынны – Алан урта мәктәбе, 3 нче урынны Теләче урта мәктәбе алды. 

 3-4 сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Алан урта мәктәбе , 2 нче урынны Үзәк урта мәктәбе, 3 нче урынны Теләче урта мәктәбе алды. 
1 урынны алган командалар Казан шәһәрендә финалда катнашачак.


Нет комментариев