Теләче авылында бирнә җыйдылар
272
0
Районда авыл урамнары буйлап, Сабан туе бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте.
Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.
Бүген менә Теләче авылы гөрләп торды – оешма-предприятиедә эшләүчеләр, гөр килеп, бүләкләр җыйды. Шул исәптән, «Киләчәк» яшьләр үзәге, «Теләче» спорт мәктәбе һәм Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүчеләр дә.
Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшырды. Шунысы кызык, әгәр үзләре өйдә булмасалар, капка-коймаларына элеп калдыручылар булды.
Урамнарда караңгы төшкәнчегә кадәр гармун тавышы тынмады, дисәк тә ялган булмас.
Раиль – Гөлназ Мараковлар гаиләсе бирнә җыючыларны бүләк белән генә түгел, чәй өстәле белән каршы алып, тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйлап озатты. Эссе көнне файда булсын дип, барыбызга да туңдырма да өләштеләр алар.
Кайбер якларда бу йолалар онытылып бара инде. Матур гадәтләрнең безнең якларда бүгенге көнгә кадәр сакланып килүе — зур сөенеч!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев