Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче авылыннан Вәлиәхметова Мәдинә «Әтием - гаилә терәге» район бәйгесендә катнаша

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үтүче «Әтием - гаилә терәге» бәйгесенә иҗади эшләр килә башлады, дуслар.

Теләче авылыннан Вәлиәхметова Мәдинә бик матур шигырь белән кызыклы фотолар җибәргән.

Мәдинә исемле булам.
Гаиләдә төпчек бала.
Әти -әнигә өч кыз без.
Ике апам бар миннән кала.
Төпчек булгач бераз иркә үзем.
Апаларым мине ярата.
Вакытларны бергә үткәргәндә.
Соенеч, шатлык тагы да арта.
Әтиебез безгә китап укый,
Уеннарны бергә уйныйбыз.
Ашарга пешергәндә дә бик оста без.
Башкалардан кимен куймыйбыз.
Җәйләр җиткәч балыкка барабыз.
Кыш көнендә чана шуабыз.
Шулай күңелле яшибез.
Бик бәхетле сабый бала без!

#ӘтиемГаиләтерәгетеләче#теләчеинформбәйге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев