Теләче мәктәбендә коррупциягә каршы көрәш масатыннан балалар белән очрашу узды
Теләче урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында балаларда гаделлек һәм җаваплылык турында дөрес күзаллау булдыруга юнәлдерелгән мөһим һәм гадәти булмаган чара узды.
Балалар янына кунакка коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Телэче муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе Хаҗиева Алинә Илгиз кызы килде.

Очрашу ышанычлы әңгәмәдән башланды, аның барышында кунак гади һәм аңлаешлы тел белән балаларга коррупциянең нәрсә икәнен, ни өчен ул җәмгыять өчен куркыныч булуын һәм хәтта зур булмаган намуссыз гамәлләрнең дә җитди тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген сөйләде.

Алган белемнәрен мавыктыргыч формада ныгыту өчен, укучылар башлык ярдәмчесе белән бергә коррупция турында әкият күрсәттеләр. Бу әкияттә намуссыз тәртип бозу белән бәйле курнешләр аңлаешлы һәм образлы формада ачылды. Яшь артистлар рольләрен яхшы башкарды, ә тамашачылар кызыксынып күзәттеләр.

Чара танып белү генә түгел, иҗади да булып чыкты: ул балаларга проблема турында ишетергә генә түгел, ә аны уен формасында яшәргә, геройларның гамәлләренең мотивларын яхшырак аңларга һәм намуслылыкның кыйммәтен аңларга мөмкинлек бирде. Оештыручылар мондый очрашулар үсеп килүче буында актив гражданлык позициясе һәм коррупциянең теләсә нинди күренешенә тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев