Теләче муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды
Агымдагы елның 2 апрелендә Теләче муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында, Теләче районы башлыгы А.Г.Фәтхуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышында “ЮХИ” ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы - Н.С.Агишев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы - И.Х.Кәримуллин, ТР Теләче районы буенча үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы - И.Р.Баев, шулай ук Теләче муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе әгъзалары катнашты.
Утырышта ТР Теләче муниципаль районы буенча үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы - И.Р.Баев чыгыш ясады. Докладта эшчәнлекнең юнәлешләре буенча эш йомгаклары, АПК предприятиеләрендә техник тикшерү уздыру нәтиҗәләре, 2024 елда үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре турында хәбәр ителде. Татарстан Республикасы буенча 2024 елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде. Шулай ук 2025 елда үзйөрешле машиналарга еллык техник тикшерү уздыру мәсьәләләре дә каралды. Урыннарда шәхси затларда техник чараларга техник күзәтү уздыру барышына аерым игътибар бирелде. Юл машиналары гомуми файдаланудагы юллар буйлап хәрәкәт иткәндә гамәлдәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләгәндә иминлек таләпләрен үтәргә кирәклеге турында игътибар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев