Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алан авыл җирлегендә шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды

Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара. 2026 елның 30 апрелендә Алан авыл җирлегендә шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды.

Техник тикшерүгә трактор һәм тагылма арбалар әзерләп куелган иде. Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыгы һәм теркәү документлары, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары булуга аерым игътибар бирелде.

Техниканың техник торышына аерым игътибар биреп, тикшерү чараларын үткәргәннән соң, катнашучыларга техника куркынычсызлыгы буенча профилактик сөйләшү үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт техник күзәтчелек органы һәм «Теләче информ» мәгълүмәт үзәге шәхси затларның техникасын тикшерүгә әзерлеге буенча Бәйге игълан иткән иде.  Бәйгедә катнашучыларга да аерым игътибар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев