«Теләче» район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык
Бүген «Теләче» район газетасына 2025 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык.
Әлеге очрашуның тулы язмасын сезгә дә тәкьдим итәбез.
Төп бүләкне откан Теләче авылыннан Дәүлиева Фирания апалар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз!
Ә төп бүләк, бозауның иганәчесе - Югары Мәтәскә авылында үз эшен булдырып, күп еллар нәтиҗәле эш алып баручы Салахиев Рафик Мансур улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Шулай ук, рәхмәтләребез чараның иганәчеләре - Үзәк бистәсендә яшәүче Ильяс Ибраһимовка, Олы Кибәхуҗа авылыннан Рафил Хуҗинга, "Цунами" машина юу станциясе җитәкчелегенә, юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфаровага, "Теләче стальные профили" оешмасы җитәкчесе Илнур Ахваровка, "Print" фотоательесы җитәкчесе Ринат Салиховка һәм анда эшләүче кызлар Лилия белән Эльвирага, газета укучы райондашларыбызга, авыллардагы хат һәм газета таратучы почтальоннарга.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев