Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче районы педагоглары мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм тәрбияләүнең заманча ысуллары турында фикер алыштылар

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Теләче районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен семинар узды.

Төп тема булып мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм һәм гражданлык тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре торды.

Семинар кысаларында тәрбияче эшенә яңа алымнарны нәтиҗәле кертүгә юнәлдерелгән чараларның төрле форматлары тәкъдим ителде: татар мәдәниятенең традицион кыйммәтләрен чагылдырган театральләштерелгән тамашалар;туган як тарихы һәм үз халкың белән кызыксынуны үстерү өчен уен методикаларын куллану; баланың иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итә торган традицион булмаган рәсем техникасы; балаларга үзләренең билгеле бер мәдәнияткә һәм территориягә каравын аңларга ярдәм итүче төбәк символикасын булдыру буенча мастер-класслар; балалар бакчасының көндәлек тормышына патриотизм тәрбияләүне интеграцияләүнең конкрет ысулларын ачучы гамәли юнәлешле чыгышлар. Семинар "Без патриотлар!" дигән якты флешмоб белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев