Теләче районында «Күн туп» ярышы үтте
Район яңалыклары

Теләче районында «Күн туп» ярышы үтте

Бүген Теләче районында 2007-2008 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында республикакүләм «Күн туп» ярышы үтте.

Ярышта районыбызның егетләр командасы 1 нче урынны яулады!  Тренерлары -  Рөстәм Хәбиров, физик тәрбия укытучысы Булат Сәләхиев. 

 Шулай ук, бу ярышта кызлар командасы да сынатмады, алар  икенче урынга лаек булды!   Тренерлары - физик тәрбия укытучысы Рафиль Хакимов һәм Ильнар Назмутдинов. 

Котлыйбыз! Алдагы ярышларда да зур җиңүләр сезгә!! 👏


Нет комментариев