Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчедә яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Бүген, 30 апрель көнне, Теләченең “Ихлас” мәчетендә районның имам-мөхтәсибен сайлау җыелышы булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, республикадан кунаклар,  авыл җирлеге башлыклары, имамнар катнашты.  

Бүгенгә кадәр мөхтәсиб булып эшләгән Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев әлеге вазыйфага бердәнбер кандидат иде. Ул ачык тавыш бирү юлы белән ул бертавыштан сайланды. 

Исмәгыйль хәзрәт 2011 елның апреленнән башлап шушы игелекле хезмәттә. Районда 29 мәчет-мәхәллә эшләп килә. Узып киткән  елларда  районда  күп эшләр башкарылган - мәчетләрдә балаларны һәм өлкәннәрне укыту,  дини лагерьлар оештыру, балалар өчен төрли дини викториналар, тематик чаралар үткәрү шуларның кайберләре.

Илнур Валиуллин фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев