Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Нәни энҗеләр” бәйгесе узды
Туган телләр көне һәм Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Теләче муниципаль районы татар конгрессы» район иҗтимагый оешмасы һәм мәгариф бүлеге белән берлектә “Нәни энҗеләр” бәйгесе узды.
Бәйгенең максаты - үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю.
Бәйге тәлапләре буенча, балалар үзләре белән таныштырдылар, һөнәрләре белән уртаклаштылар. Ә икенче өлештә гаилә гореф- гадәтләре, нәсел җепләре турында горурланып сөйләделәр. Соңыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагоглары белән бергә мастер-классларда катнаштылар. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев