Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән әдәби сәгать үткәрделәр

Күренекле язучы һәм галим, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Хезмәт Герое Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 135 ел тулды. Г.Ибраһимов XX гасырның беренче чирегендә иҗат иткән әдипләр — Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Камал, М.Фәйзиләр белән бергә татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән язучы.

Шул уңайдан, Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән “Милләтемнең горурлыгы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар, “Казакъ кызы”, “Адәмнәр” “Алмачуар”, “Яз башы” һ.б. әсәрләрен тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев