Тиешле дистанцияне сакламаган
15 февраль көнне, 14.00 сәгатьтә, М - 7 “Волга” “Мәскәү - Уфа”юлының 898+600 чакрымында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл-транспорт фаҗигасе теркәлде.
Биредә 1985 елгы “Ravon Nexia” автомобиле йөртүчесе Мәскәү - Уфа юнәлеше белән хәрәкәт иткәндә Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 9.10 пунктын бозып, ягъни тиешле дистанцияне сакламау сәбәпле, 1996 елда туган ир-ат идарә иткән “Скания - R440 автомобиленә тагылган “Kozel” маркалы прицепка бәрелә. Нәтиҗәдә, “Ravon Nexia” автомобиле йөртүче үзе һәм аның ике пассажиры, авыр тән авыр җәрәхәтләре алу сәбәпле, республика клиник хастаханәсенә озатылалар.
Пассажирларның берсе - арткы утыргычта утырган, 1987 елда туган ханым булса, икенчесе - ййөртүченең җиде яшьлек кызы. Авария вакытында йөртүченең кызы алгы утыргычта иминлек каешы белән эләктерелгән килеш, бустерда утырган, ә йөртүченең иминлек каешы эләктерелмәгән була. Иминлек каешы эләктерелгән булса, җәрәхәтләре мөмкин кадәр җиңелрәк булыр, тизрәк савыгыр иде. Кызганыч, йөртүчеләр иминлек каешын исән калу, җәрәхәтләрне мөмкин кадәр киметү инструменты буларак түгел, штраф түлләтерү чарасы буларак кына күрә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциянең район бүлеге хезмәткәрләре 12 яшькәчә булган балаларны фәкать арткы утыргычта гына утыртып йөрергә киңәш итә.
Хөрмәтле райондашлар! Кышкы юлларда мөмкин кадәр игътибарлы булыйк, юл йөрү кагыйдәләрен берсүзсез һәм төгәл үтик!
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев