Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, “Рәхмәт сезгә, тормыш диңгезендә маяк булган өчен, ир-егетләр!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.

Кичәгә илебез сагында булган, төрле чорларда “кайнар нокта”ларда (Әфган, Чечня, Чернобыль) катнашкан ир-егетләребез, махсу хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре чакырылды.

Бәйрәм кичәсе матур шигырьләр, дәртле җырлар белән үрелеп барды һәм чәй табыны янында дәвам итте.

Нет комментариев