Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Үзәк китапханәдә «Компьютер белеме» дип исемләнгән чираттагы дәрес үткәрелде

Теләче үзәк китапханәсендә өлкәннәр өчен «Компьютер белеме» дип исемләнгән темага чираттагы дәрес үткәрелде.

Хәзер өлкән буын заманча компьютерларда һәм телефоннарда эшләү күнекмәләрен актив үзләштерә, айлык түләүләрне электрон рәвештә түләргә өйрәнә. Әлеге дәрестә катнашучылар компьютерда эшләү нигезләре белән таныштылар, интернеттан файдалану күнекмәләрен, шулай ук көндәлек бурычларны җиңеләйтә торган төрле программалар һәм кушымталар турында белделәр. Мондый курслар өлкән буынга яңа технологияләргә җайлашырга гына түгел, ә аларның аралашу һәм мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киңәйтеп, тормыш сыйфатын яхшыртырга да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев