Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кыш киләсен, җәй уйла!

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 25 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, хәзер районыбыз терлекчеләре 70,8 тонна сөт җитештерә. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 20,4 килограмм сөт туры килә.

Узган елы шушы чор белән чагыштырганда үсеш - 103%. Сөт җитештерүдә районда лидерлык итүче “Алан” акционерлык җәгыятендә бу күрсәткеч 115%. Әлеге җәмгыять тулаем 21,6 тонна сөт сата. Бер сыерда савып алынган сөт күләме - 28,1 килограмм. Икенче урында - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте. Биредә һәр сыердан 21 килограмм сөт савып ирешәләр. Җитештергән сөтләренең тулаем җыемы -  5,7 тонна.Узган ел шушы чор белән чагыштырганда артыклык - 112%.

Иң түбән савым күләме җаваплылыгы чикләнгән “Рубин Гранд” ширкәтендә (элеккеге “Шәрәфиев Р.З.” шәхси предприятиясе). Биредә һәм сыердан 13 килограмм сөт савып алалар. 25 июль көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек иларәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән без булган “Әхмәтова Г.Ф” крестьян - фермер хуҗалыгында да бу күрсәткеч мактанырлык түгел. Олы Мишә хезмәтчәннәреке, ямбулатларныкына караганда  ярты килограммга гына артык. Шул ук көнне без булган, мишәләрнең ут - күршеләре “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында һәр сыердан 18 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. 345 савым сыеры булган хуҗалык көн дә 6,2 тонна сөт җитештерә. Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда, җитештерелүче сөтнең артыклыгы 130% тәшкил итә.

Җәйләү чоры үтеп бара. Без булган ике хуҗалыкның да терлекчелек торакларына кичекмәстән ремонт, дезинфекция үткәрергә (җәй дәвамында ике тапкыр!) кирәк. Йөреш вакытында һәр ике комплекста да кимчелекләр, тәкъдим - фикерләр әйтелде, чишелеш юллары күрсәтелде. Хуҗалыкларда савым сыерларына гына түгел, бозаулар белән таналарга да, симертү терлекләренә дә тиешле игътибар бирелергә тиеш. “Низамов М.Х” крестьян - фермер хуҗалыгында таналарның физиологик халәте, сыерлар торагында 15 вентилятор - җилләткеч эшләп утыруы күңелгә сары май булып ятты. «Әхмәтова Г.Ф” крестьян - фермер хуҗалыгында безне идарәче Нияз Хәйруллин белән белгечләр каршы алса, “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгында торакларның һәм терлекләрнең торышы белән  мал табибы Марсель Гыйләҗиев таныштырды.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев