Вакытлыча юл ябылачак
Район яңалыклары

Вакытлыча юл ябылачак

9 май көнне, районда массакүләм чаралар уздыру сәбәпле 6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр юллар ябылып торачак.

Бу көнне Теләченең Ленин урамының Совет урамы тыкрыгыннан Киров урамы тыкрыгына кадәр; Зур Тау башы урамының Ленин урамы тыкрыгыннан Чехов урамы тыкрыгына кадәр;  Белова урамының Чехов урамы тыкрыгына кадәр; Фатих Хөсни  урамының Совет урамы тыкрыгына кадәр булган өлешләрендә автомобильләр хәрәкәте вакытлыча туктатыла.


Нет комментариев